Үткән ялларда Благовар районының аерым оешма һәм предприятиеләрендә ихаталарны җыештыру буенча өмәләр үтте. Алга таба бу эшләр тагын да күмәгрәк төс алачак. Ә бит төбәктә “Эстетика елы” кысаларында байтак чаралар планлаштырылган, атап әйткәндә, район үзәге Языково авылында гына да алар ике дистәгә якын. Төбәк мохитен төзекләндерү өлкәсендә башкарылган эшләр һәм алдагы ниятләр турында Языково авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рафаэль ЕНИКЕЕВ түбәндәгеләрне сөйләде.
— Языково — райондагы иң борынгы урыс авылларының берсе, — диде ул. — Тарихи чыганаклардан аның 1801 елда барлыкка килүе билгеле. Авылның атамасы исә элекке Сембер (хәзер Ульяновск) губернасында яшәп, байлыклары белән киң танылган алпавыт Языковларга турыдан-туры бәйле. Әйткәндәй, әлеге нәселнең күренекле вәкиле, шагыйрь Николай Михайлович Языков шагыйрь А. С. Пушкин белән якын дустанә мөнәсәбәттә булган. Авыл тарихына граф Толстойларның да катнашы бар. Урыс боярлары хәзерге Башкортстан төбәгендә җирләр сатып алгач, бирегә крестьяннарын да күчерә, нәтиҗәдә, авыл да зурая, аңа бояр Языков исемен бирәләр. Соңрак авыл Уфа губернасы Новоселов волостеның үзәгенә әверелә.
Языково авылы биләмәсенә хәзерге вакытта караучы башка авылларга, атап әйткәндә, Коб-Покровка, Домбровка, Топоринка, Старогорновка авылларына нигезне шулай ук урыс күченүчеләре салган.
Хәзерге вакытта Языково авылында 7 мең тирәсе кеше яши, тоташ авыл биләмәсендә исә халык саны 10 меңгә якын. Соңгы чорларда район үзәге, торак төзелеше арту сәбәпле, нык киңәйде. Үсеш хәзер дә дәвам итә, атап әйткәндә, һәр елны берничә яңа урам барлыкка килә. Әлеге үзенчәлек, әлбәттә, төзекләндерү мәсьәләләрен дә алгы планга куя.
Бу җәһәттән әлеге юнәлештә үткән елгы эш нәтиҗәләрен барлап үтү урынлы. Район үзәгендәге урам юлларын тәртипкә китерү буенча зур гына эш күләме башкарылды. Атап әйткәндә, яңа бистәләрдәге берничә урамга асфальт түшәлеп, алар заманча хәлгә китерелде. Бу эшчәнлектә авыл биләмәсе хакимияте юллар салуга һәм ремонтлауга махсуслашкан “СтройЭко” җәмгыяте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Эстетика елында исә тагын да зуррак максатлар билгеләнде. Яңа бистәләрдәге дистәгә якын урам юлларына ремонт үткәрү планлаштырыла. Юл төзүчеләр белән төзелгән контрактның бәясе 2,6 миллион сум тәшкил итә.
Әйе, урамнарда заманча юллар булдыру – бүгенге көн таләбе. Бу юнәлештә билгеләнгән планнар зурдан, әлбәттә. Район үзәгенең хәзерге вакытта төзелүче бистәләренә игътибарны арттырачакбыз. Биредәге берничә урам юлларына комташ түшәлә. Авыл биләмәсенең башка торак пунктларындагы урам юлларында үткән елда шулай ук күләмле эш башкарылды. Мәсәлән, Топоринка авылында 1,6 чакрымлы юл яңартылды. За
речный авылында исә бер чакрымга якын урам юлы төзекләндерелде. Коб-Покровка авылы урамнары шулай ук даими яңартылып тора.
Шул ук вакытта тротуарларны да онытмыйбыз. Тынычлык, Пушкин һәм Ленин урамнарында заманча тротуарлар барлыкка киләчәк. Моннан тыш, киң җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, аерым урамнарда яңа тротуарлар төзү күздә тотыла. Болар – җәяүлеләр агымы аеруча зур булган Социалистик, Октябрь, Бондаренко урамнары. Тротуарларның гомум озынлыгы 3,5 чакрым тәшкил итәчәк.
Авылларны төзекләндерү эшчәнлегендә республика һәм Русия дәрәҗәсендәге махсус программалар нәтиҗәле файдаланыла. “Башкортстан ихаталары” программасы буенча үткән елда район үзәгендә күпфатирлы йортлар янәшәсендәге берничә ихата төзекләндерелде. Проектка ярашлы, йорт аллары тәртипкә китерелде, юллар асфальтланды. Әйтергә кирәк, халыкта да киң яклау тапты төзекләндерүдәге әлеге ысул. Шуңа да Эстетика елында бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк. Бакча урамындагы күпфатирлы өч йортның ихата алларын төзекләндерү эш планына кертелде. Проектның дизайн схемасы әзерләнде, төзелеш документлары төзелде.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы шулай ук авылларны төзекләндерү максатына хезмәт итә. Шуңа ярашлы, берничә авылда балалар өчен мәйданчыклар булдыру күздә тотыла, җәмәгать урыннарын яңартуга да зур игътибар бирелә.
Авыл хакимиятенә караучы авыллар урамнарын яктырту корылмалары белән тәэмин итү бездә күптән бара. Бу юнәлештә нәтиҗәләр саллы булса да, район үзәгендә дә, кайбер авылларда да яктыртылмаган урамнар байтак әле. Әлеге максатка ирешүдә “Урамнарны яктыртуны модернизацияләү” программасына зур өметләр баглануы аңлашыла. Бу юнәлештәге эшчәнлектә безгә “Сип-Электро” җәмгыяте ярдәмгә килмәкче. Аның җитәкчелеге белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырылды, шуның нәтиҗәсендә Языково авылы урамнарында яктырту корылмаларын яңарту буенча килешү төзелде. Эш күләме шактый зур, атап әйткәндә, 16,5 чакрым озынлыкта электр челтәре сузылып, барлыгы 181 данә энергияне саклаучы заманча яктырту җиһазлары куелачак.
Әлеге программа буенча эш биләмәнең башка авылларында да җәелдерелә. Коб-Покровка, Топоринка, Домбровка, Заречный һәм Хлебодаровка авылларында урамнарны яктыртуны яхшырту чаралары башкарылачак.
Торак пунктларының эстетикасы елында төп игътибарның авылларны, җәмәгать урыннарын бүгенге көн таләпләреннән чыгып бизәүгә юнәлтелүе табигый. Бездә дә халык матурлыкка омтыла. Шуны күздә тотып, үткән елда Языково авылындагы үзәк ял паркын төзекләндерү буенча эш җәелдерелгән иде. Гомумән, монда зур үзгәрешләр көтелә. Проектта уңайлы ял урыннары, күңел ачу һәм спорт мәйданчыклары, хәтта фонтан да бар. Моннан тыш, паркны кече архитектура формалары белән бизәү дә күздә тотыла. Бер сүз белән әйткәндә, ял паркы район үзәгенең кабатланмас матур урыны булыр, дип көтәбез.
Район өчен гаять зур әһәмияткә ия объект “Заманча шәһәр мохите” программасы кысаларында тормышка ашырыла. Ул озайлы вакытка исәпләнсә дә, биредәге яңалыклар бүген үк күренеп тора. Быел исә төзелеш дәвам итәр, дип ышанабыз. Гомумән, халык көтеп алган объектның киләчәге дә якты булыр.
Төзекләндерү юнәлешендә планлаштырылган эшләр бихисап, алар Эстетика елына багышланган чараларда үзәк урыннарны били. Мәсәлән, район үзәгендә Калинин, Октябрь урамнарындагы су коеларын төзекләндерү буенча анык чаралар билгеләнде. Күпфатирлы йортлар янәшәсендәге коймаларны алыштыру буенча эшләр күләме ачыкланды. Бер сүз белән әйткәндә, туган авылын һәркем матур, күркәм итеп күрәсе килә. Әлеге омтылыш авылдашларда да киң яклау таба.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ язып алды.