18 апрельдә Башкортстанда юл-транспорт һәлакәте үлем белән тәмамланган.
Уфа-Инҗәр-Белорет юлында ике йөк машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшь егет һәлак булган.
Учалыда яшәүче 22 яшьлек егет "ГАЗ" йөк машинасы руле артында "Вольво" йөк машинасына бәрелгән. "Вольво" машинасы бу вакытта туктап торган булган. Авария нәтиҗәсендә егет көчле җәрәхәтләр алган.
Егетне тиз арада дәваханәгә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Хәзер ЮХХДИ хезмәткәрләре авариянең төгәл шартларын билгели.
Узган тәүлектә республика юлларында 6 автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм җиде кеше тән җәрәхәте алган. ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 1400 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, 68 исерек шофер тоткарланган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.