+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 апрель 2020, 13:25

Ояты юк микәнни?..

92 яшьлек әби тыныч кына яшәсен иде дә бит...

Күптән түгел 36 яшьлек ир коточкыч җинаять кылмакчы булган.
Узган җомгада кич белән Чакмагыш районында яшәүче 92 яшьлек әби янына 36 яшьлек ир-егет килеп керә. Ир аны бик нык итеп кыйнаган һәм көчләргә тырышкан.
Әлеге хәлдән соң күп тә үтми, җинаятьчене кулга алганнар. Авылда яшәүче эшсез ир шунда ук барысын да үзе сөйләп биргән. Бүген хокук сакчылары тикшерүләр үткәрә.
Кызганычка каршы, өлкән яшьтәгеләрнең кайберләре ялгыз яши. Арада аларга хөрмәт белән караучылар гына түгел, төрлечә җәберләргә тырышучылар да күп. Шуңа да аларны үзләрен генә калдырмасак иде.
Фото:m.ufa.kp.ru
Читайте нас