Кояшлы җиһанны бизәп матур яшәү һәлакәт һәм бәла-казаларны китермәү өчен кирәк
Җир планетасында бу көннәрдә бик куркыныч афәт — коронавирус пандемиясе хөкем сөрә. Зәхмәт инде ашын ашаган, яшен яшәгән дип, үзе минем кебекләргә килеп кагылмаса, асылын белү түгел, хәтта аның хакындагы хәбәрләргә дә колак салырга җыенмаган идем.
Әмма көндәлек матбугатта миңа яхшы ук таныш, хәтта еш аралашкан шагыйрьнең әсәренә игътибар иттем. Автор коронавирусны бөтен дөнья өстенә ябырылган кара козгын өеренә тиңләгән...
— Әй, энем, — диясем килде аның бу чагыштыруын өнәмичә. — Мөшкеллек шуннан гына торса икән!
Сәясәт зирәклегенә ия булган каләм иясенең сер бирәсе килмәс: “Абзый, аңламадыгызмыни, әлеге чагыштыру тик поэтик алым, каләм бизәге генә бит”, — дияр.
Шулайдыр, шигъри бизәктер, әмма шул деталь аркылы сизәм, тоям, коронавирус турында матбугатта чыгыш ясаучылар, радио, зәңгәр экранда нотык тотучылар әлегә зур теманың бер ягына гына күз ташлый шикелле. Коронавирус тик җисми матдә берәмлек буларак кына төрләндерелә һәм аны бары тик анык әйбер (таҗы, чәнечкесе булган үтә мәкерле вирус) халәтендәге йогышлы афәт рәвешендә генә күзаллыйлар. Әнә бит нәкъ шундый мөнәсәбәт тотканга Яңа Русия “әүлиясе” Владимир Жириновский зәңгәр экрандагы “60 минут” тапшыруларында тамашачыларга зәхмәттән котылуның иң ансат рецептларын бирде: “Коронавирустан һич куркасы түгел. Кулларыгызны сабын белән кат-кат юыгыз, йөзегезгә битлек киегез, кешеләр белән кул биреп күрешмәгез һәм вәссәләм, чир сезгә йокмас, әфәнделәр!”
Шулай бик җиңел кулдан бездә эпидемиягә каршы көрәшнең ике юлы гамәлгә керде. Алар — санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәү һәм кеше белән кеше аралашуына чик кую, хәтта штраф салу. Сүз юк, өеңә бикләнү, карантин – йогышлы чирләрдән котылуның иң сыналган, ышанычлы юлы. Ләкин бүгенге үтә хәвефле вакытның төп хәстәре башын комга тыккан тәвә кошы сыман диварлар арасына посу яисә тамак өчен азык-төлек туплаудан гына гыйбарәт микәнни соң? Гомер бакый хәятнең рухи ягы, җан азатлыгы һәм сафлыгы өчен борчылган, шул хакта гүзәл фәлсәфәләр корган Русия бүген кая? Ник ул тавыш бирми? Кулны сабынлап юып, вирус, микробтан котылырга була. Ә илдә, җиһанда мораль-әхлак, җан сафлыгы, хак яшәү рәвеше югалса, нишләрсең син, кешелек? Мин бу риторик сорауны биргәндә коронавирусны явыз ниятле галим-голәмә лабораториядә үрчетеп тараткан, дигән юрауларга гына ишарәләмим, ә ерактан, тарих төпкеленнән килгән яшәү тәҗрибәсенә дә нигезләнәм.
Славян халыкларының мифо-логиясендә мәҗүсилек дәвереннән үк Мор яисә Морена атлы зәмһәрир суык һәм чирләр алласы яшәп килгән. Сурәтләрдә ул күбрәк башына таҗ кигән, дулкынланып торган озын чәчле, үткен карашлы сылу хатын-кыз кыяфәтендә тасвирланса да, гамәлдә даим-даим фаҗигаләр һәм һәлакәтләр ясап, үлем-китем чәчеп торган, кырыслыгы белән танылган зат.
Шуңа күрә им-томчылар, сихерчеләр, шаманнар бүләкләр биреп, җырлап-көйләп кара кодрәт иясенә ялварган, аны кешеләргә мәрхә-мәтле булырга чакырган. Урыс халкының бик мәшһүр җырындагы лирик геройның “ой мороз, мороз, не морозь меня, не морозь меня, моего коня!” дип хисләнеп аваз салуын мин үзем шәхсән славян рухының Моренага ялваруы дип кабул итәм.
Мәгыйшәт үзенчәлекләре аркасында урыс халкы белән ныграк аралашкан мишәр, ягъни рәсми телдә йомышлы татар кавеме дә славяннар алласын үзенә яраклаштырып “Мур” дип исемләгән.
Шулай итеп халык сөйләменә “Мур кыру” гыйбарәсе килеп керә. Ул коточкыч ачлык елларында да, ваба, чума, бизгәк кебек йогышлы чирләр котырынганда да туган телнең вәсвәсәле, үтә серле сүзенә әверелә. Хәер, безнең халык Мур алланың икенче ягын да күрергә омтылган. Балачакта яшелчә бакчасын Тавык Максуд малайлары кереп баскач, әнинең үтә өзгәләнеп, һавада йодрык болгавы хәтердә калган: “Бакчамны харап иткәнсез, Мур кыргыры нәрсәләр!” Тормыш диалекты бичара ананы кырыс, кансыз алла йөзендә яклаучы, начар гамәлгә җәза бирүче кодрәт иясен күрергә этәргән түгелме?
Хәер, әлеге мисалдан башка да бит бик күп кардәшләр “Мур кыргыры” сүзенең үткен халык каргышы һәм мохитне сафландыру омтылышы икәнлеген аңлыйдыр.
Шулай итеп, минем сүз сөре-шем көтелмәгән нәтиҗәгә килеп чыга: бүгенге җиһандагы пандемия колачын алган коронавирус фәнни телдәге “соvid” — яисә үләт кенә түгел, ә Мор, Морена алланың га-дәти бер гамәле икән... Әйдәгез, көтелмәгән форсаттан файдаланып, уйланыйк әле. Телгә алынган Тәңре, космос, мәдәният заманы, дип тормый, нәзакәтле халык башына фаҗига яудыра... Җәза бирергә җыена икән, нәрсә ошамый Тәңрегә? Юк, ышаныгыз, бу һич тә буш, мәгънәсез һәм файдасыз шөгыль булмас. Чөнки төзәтелеп, тулыландырылып, якын киләчәктә кабул итәргә җыенган Конституциядә “Бог” ягъни “Аллаһ”ны тану турында махсус матдә бар. Димәк, матди чынбарлыкны гына түгел, ә янәшәбездәге виртуаль дөньяны да закон нигезендә таныйбыз без. Шулай булгач, вирусларга, даруларга кагылышлы нәрсәләр турында гына уйламыйча, рухи яшәеш тәртипләре һәм андагы проблемалар хакында да ихластан кайгырту ихтыяҗы килеп туган түгелме?
Нишлисең, күктәге Аллаһлар, фәрештәләр ярдәмендә җирдәге тормышны көйләү омтылышы күптәнге, бик күптәнге гадәт бит инде ул. Моны тик хупларга кирәк!
Ил башына төшкән афәтнең сәбәпләре турында уйланганда, дөресен әйтим, авылда яшәгән йомык картның сәяси колачы әллә ни киң булмас. Әмма тормыштан килгән сизенүем хак, Михаил Горбачев, Борис Ельцин үзгәртүләрен кичергән Русия халкының социаль аһ-зарларына күктәге Тәңре дә колак салмый калмагандыр. Һай нык алмашынды, чалуланды, кәбестә сыман катлы-катлыга әверелде бит хәзерге Русия тормышы! Ике башлы кош сурәте янәшәсендә матур вәгъдәләр, антлар халыкка, электоратка төбәлеп бирелсә дә, ни хикмәттер, ил сые яңа байлар, банкирлар һәм эшкуарлар, олигархлар дип аталган төссез, чырайсыз затлар өстәленә акты. Аның каравы, иҗтимагый тормышка ямь керткән, рух өргән мәшһүр журналистлар, сәнгать кешеләре, халык узаманнары тормыш сәхнәсеннән эзсез җуела барды. Боларның базары төште. Борын-борыннан кешене зурлап килгән фидакарь хезмәтнең яме, тәме китте. Кешеләргә акча, табыш артыннан куу шаукымы йокты. Салымнар арту, кредит процентлары югары булу, бәяләр күтәрелү белән бәйле финанс киеренкелеге беренче чиратта һөнәрчеләр, эшчеләр, крестьяннар хәлен авырайтты. Бурычлыларны эзәрлекләгән затсыз адәмнәр — коллекторлар армиясе калкып чыкты. Гарәп, Европа тарафларына карап юанган реформачылар хәтта чик-чаманы ук югалтты.
Дума Төп законда компартия билгеләгән курска табу куябыз, дип “идеология” төшенчәсеннән баш тартты, ватан максатсыз, кыйбласыз һәм җил иркендәге Дәрдмәнд корабы хәлендә калды.
Кая бара, ничек яшәргә җыена, нәрсәгә омтыла соң яңа Русия? Ике гасыр чигендәге сәяси, икътисади, социаль әверелешләр катаклизмга китермәсә дә, ил иммунитетын бик нык зәгыйфьләндерде. Русия тәнендә ватанпәрвәрлек хисен җуймаган зыялылар катламының, күмәклек менталитетыннан аерылмаган хезмәт халкының һәм намуслы гавәмнең сызланулары, әрнүләреннән җыелган хәтәр җегәр бар. Әй вакытсыз, бигрәк вакытсыз Мор Тәңренең безнең өскә ябырылуы! “Син нәрсәгә сәләтле, бүгенге Русия?” — дип каһкәһә белән ил идарәсендә утырганнарны сынау микән бу?
Хәер, никадәр таркау, йончыган, иләс-миләс булып күренмәсен, безнең ил халкының көтелмәгән бер ягы бар бит, хәтәр чакта бик тиз оеша, туплана да кыя булып көрәшкә күтәрелә.
Ә бит үләт чалгысыннан качып котылу өчен кешелек ни генә кылмаган! Замок, монастырьларга яшеренеп, вакыт уздыру өчен әкият- маҗаралар сөйләгәннәр, яисә, дөньясына төкереп, күңел күтәрү өчен мәҗлесләр җыйганнар. Кара урманнарга, очсыз-кырыйсыз джунглиларга да качканнар. Мәгарәләргә, хәтта базларга төшеп ятучылар да булган... Шөкер, бездәге халык җан коткысына бирелми. Икътисад көен, ритмын өзмәс өчен эшкә чыга, азык-төлек әзерли һәм табиб, шәфкать туташы, санитар булып авыруларны терелтү, сафка бастыру өчен үтә кыен, әмма мәрхәмәтле шөгыльне башкара.
Белегез, зиһенегезгә сеңдерегез, мондый халыкны һич тә җәберләргә, кыерсытырга ярамый, кәнәфидәге әфәнделәр!
Белгечлегем буенча филолог — сүз яратучы булгач, янә шуны уйлыйм, туган телләргә карата булган акланмаган карашлар Русия-нең имин киләчәгенә янау тудырмасмы? Яшерен-батырын түгел, дәүләт коручы халыкның теле саналмаса, йөзләрчә лөгатьләрнең язмышы бик аяныч бит... Үксез тел каршында мәктәп ишекләре ябыла, әдәбият, сәнгать өлкәсеннән китә ул, сәхнәләрдән дә югала һәм аның тирәсендә сәер фәлсәфәләр корыла башлый. Янәсе, яңа Русия гражданнарын бертигез итеп старт сызыгына бастыру максатын куйган дәүләт яшь буынны төп халык те-лендәге мәктәпләрдә тәрбияләүне алга сөрә... Чиновникларның бер рәсми телдә — камил әдәби урыс телендә аралашуы мөһим шарт... Ә туган телне исә һәр милләтнең гаиләдә тәрбияләү мөмкинлеге бар... Күренекле дәүләт эшлек-лесенең болгавыр елларда фабрикалар, пароходлар, гәзитләр дәүләт эше түгел, дигәне сыман, Русиянең вак милләтләр язмышына да битарафлык, ваемсызлык күр-сәтү юлына басуы түгелме соң бу? Бер караганда, алга куелган ният-ләр бик гуманлы якты киләчәккә атлау, мәдәниятле Европа үрнәгенә иярү сыман. Әйе, безнең ил халыкларына бәрәңге бүлешәсе юк. Җир-су, һава өчен дә үзара гауга-талаш чыкмас шәт. Заманында СССР дигән мәмләкәт “совет халкы” исеме белән төрле кавем, милләт-ләрне берләштергән икән, хәзерге Русия нишләп бердәм милләт атамасын йөртмәскә тиеш соң?
Тел-рух, дин-иман тирәсендә кайнар сәясәт бүгенге кешелекнең иң гаугалы мәсьәләсенә әйләнеп бара. Кытайдагы уйгур дигән зур халыкның сәяси күтәрелешенә карап, Украина, Сербия, Молдавия, Балтыйк буе илләрендәге милләтләр низагын күзәтеп сабак аласы иде! Инкыйразга дучар ителгән кавем үзе эндәшмәсә, тавыш-тынсыз югалса да, тел каргышы бар бит. Ул шәфкатьсез илнең аурасына сеңеп кала, рухын какшата. Хәер, тел-рух патшалар, президентлар, сәясәтчеләр, милләтчеләр идарә итә торган өлкә түгел ул. Бу — Аллаһ, Тәңреләр вәкаләте. Кешеләр ак, сары, кара тәнле итеп яратылган сыман, тел дә адәм бизәге булып тора. Илаһидан башка берәүнең дә кешедәге тел-бизәкне томаларга, корытырга һәм башка тел-бизәккә алыштырырга хакы юк! Бу тиңе булмаган гөнаһ... Күкләр раслаган канунга кизәнеп, янә Мор Тәңренең җәзасына дучар булудан сакланыйк, хөрмәтле милләт узаманнары!
Тагын үзебез куйган мәсьәләнең яңа бер ягын ачыклап шуны әйтим. Мин һич тә дин кешесе, мәчет карты түгелмен. Әмма вөҗүдем белән тоям, Тәңре, Аллаһ сыман илаһи затлар бәндәләрнең кануннарга буйсынып һәм утырган тәртипләрне хөрмәтләп, ныклы өммәт иясе рәвешендә яшәвен яраталар.
Тик бу кодрәт иясенең колны үзенә баш идерү галәмәте генә түгел, ә бөек фәлсәфә белән сугарылган хәл. Бәндә Хак Тәгалә корган хәятне үз итә, ярата икән, димәк, кол коручы Затның үзенә дә ихлас мәхәббәт тота... Яратуга, әлбәттә, ярату белән генә җавап бирергә мөмкин.
Күк белән Җир тарафдарлары арасында мондый гармония булганда, нинди һәлакәт, пандемия хакында сүз кузгалыр икән?
Иксез-чиксез галәм киңлекләрендә яшәү рәвеше булган планеталарда хәл ничектер, әйтә алмыйбыз, әмма, без — Җирдәгеләр, кызганычка каршы, иблис коткысына бирелеп, тыелган алманы өзеп ашаган һәм шуның өчен Җән-нәттән сөрелгән Адәм белән Һәва-ның дәвамыбыз.
Эш-гамәлдә әхлакый камиллеккә ирешү, хәләл ризыклар белән хушлану, җенси тотанаклылык һәр-кайсыбыз өчен дә какшамас канун булып тормый шул. Тыелган җимеш татлырак тоела. Күңелләрне азгынлык, нәфсе корты кимерә... Әмма аңларга кирәк, Аллаһка буйсыну, аның кануннарын хөрмәтләү, эчәр суны, аяк баскан туфрагыңны кадерләү, сөйгәнеңне ихлас ярату, кешеләрне олылау оҗмахы, тәмугы булган ахирәт дөньясы өчен савап җыю гына түгел, ә кояшлы җиһанны бизәп матур итеп яшәү, һәлакәт һәм бәла-казаларны кисәтү өчен кирәк!
Исән-имин калып, пандемияне үткәреп җибәргән кешелеккә менә шул максатны алга куясы бар!
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты.