+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 апрель 2020, 09:10

Алиментыңны кайчан түлисең?

Янә бер әтине эзлиләр...

Янә бер әтине эзлиләр...
Башкортстан суд приставлары 28 яшьлек Илдар Галиевны эзләүгә игълан иттеләр. Ирнең 7 яшьлек улына 436 мең сумнан артык алимент бурычы бар.
Федераль суд приставлары хезмәтенең республика буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Галиевка карата бу эш Межгорье шәһәрендә кузгатылган. Ир теркәлү урыны буенча яшәми, приставлар белән элемтәгә чыкмый икән, шуңа бәйле рәвештә ул хәзер эзләүгә игълан ителгән.
Әйткәндәй, мондый әтиләр бер Галиев кына түгел. Республикада дистәләгән сабый, әтиләре исән булып та, аның ярдәмен тоймый үсә. Ә икенчеләре исә, эш хакын ничек тә кимрәк күрсәтергә тырыша, балаларына алиментка азрак китсен өчен... Бу әтиләр соңрак балаларының күзенә ничек карый икән?..
Фото: ufatime.ru
Читайте нас