+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 апрель 2020, 09:36

Һәр кешегә 25 мең сум түләячәкләрме?

Кайбер партияләрнең депутатлары, коронавирус аркасында үзизоляция режимында утырырга мәҗбүр булу сәбәпле, халыкка акча түләү тәкъдиме белән чыккан иде. Һәр кешегә 25 мең сум түләүне хәстәрләү яхшы булыр, диелгән иде бу мөрәҗәгатьтә. Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф әлеге уңайдан җавап биргән.

Америкадагы кебек, халыкка акча тарату мөмкинлеге безнең илдә юк, дигән Герман Греф "Лента.ру" порталына биргән интервьюсында. Саклык банкы җитәкчесе әйтүе буенча, Русия, Америка кебек, кыска вакыт эчендә халыкка 3 триллион доллар акча бирә алмый. Безнең икътисад Американыкыннан аерыла, без, АКШ кебек, бу кадәр бурычка бирелгән акчаны, бөтен дөнья инвесторлары базарында урнаштырып, үз икътисадыбызга кире кайтара алудан мәхрүм, дигән ул.
Бик күңелле хәбәр түгел дә соң, нишлисең инде, билбауларны кысыбрак буасы гына кала.
Акчасы булганнарга Греф аларны төрле валютада сакларга киңәш итә. Барлык валюталар да берьюлы кыйммәтен югалтмаячак, ди ул.
ria.ru
Читайте нас