Башкортстанның Гафури районы полициясе хәбәрсез югалган 9 яшьлек Рөстәм Ишкуловны эзли.
Малай Түбән Ташбүкән авылында яшәгән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ул 22 апрельдә өйдән чыгып киткән һәм югалган.
Балага якынча 6-7 яшь, буе 116 сантиметр, ул уртача гәүдәле. Югалган көнне бала кызыл башлык, күк куртка һәм зәңгәр итек кигән булган.
- Аның урнашу урыны турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны Русия Эчке эшләр министрлыгының Гайфури районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Эзләү инициаторы контактлары: 8-927-94-93-155, 8-987-03-91-994, 02, 020, 002, — дип мөрәҗәгать итә республика халкына полиция хезмәткәрләре.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.