+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 апрель 2020, 18:40

Билгеле режиссерның идеяләрен бергә тикшерик

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә урнаштырган пост игътибарны җәлеп итә һәм кызыксыну уята.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә урнаштырган пост игътибарны җәлеп итә һәм кызыксыну уята.

"28 апрельдә Уфада үтәчәк “Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш” халыкара онлайн-форумы спикерларының идеяләре белән танышуны дәвам итәбез, - яза анда Радий Фәрит улы. - Француз кинорежиссеры, сценарист, продюсер һәм язучы Люк Бессон – “Бишенче элемент” һәм “Люси” фантастик боевиклары авторы, үз картиналарында безнең башта булган күп футуристик образларны күрсәтүгә ирешкән. Алар турында да без форумда сөйләшәчәкбез.

Мәсәлән, коронавирус пандемиясе – ул безнең дөньяга башка киңлек арасыннан керүче караңгы көчләр, ә табиблар – “Бишенче элемент”тагы Нью-йорк таксисты Корбен Далланс кебек, глобаль мәсьәләне хәл итә, кешелекне коткара. Без 5 процентын гына кулланган кеше баш миенә салынган потенциал һәм, әгәр Люси кебек чиксез мөмкинлекле югары кеше булдыруга якынлашсак, ни булыр?

Билгеле режиссерның шушы һәм башка идеяләрен бергәләп безнең онлайн-форумда тикшерербез. Теркәлү 25 апрельдә bashkiria-live.com сайтында.
Кушылыгыз!”

Фото: https://vk.com/radiyhabirov


Читайте нас