Язгы чакырылыш барышында Башкортстан Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә 5150 егетне озатырга тиеш. Бу хакта Башкортстан хәрби комиссары Игорь Харченко коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.
Хәрби комиссар сүзләренә караганда, чакырылыш комиссияләре май аенда эшкә керешәчәк, ә 20 майда беренче егетләр хезмәт итү урынына китәчәк. Шул ук вакытта хәрби комиссариатларда җентекле медицина тикшерүе һәм санитар эшкәртү оештыралар.
– Республика, һичшиксез, язгы чакырылыш буенча дәүләт йөкләмәсен үтәячәк Шул ук вакытта без хезмәткә чакырылучыларның хәрби комиссариатларда инфекция белән зарарлану ихтималлыгын булдырмаска тиеш, - диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы армиягә чакырылучыларны коронавируска тикшерү өчен экспресс-тестлар алу буенча Русия Хөкүмәтенә гариза әзерләргә кушты.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан