Безнең илдә менә озак еллар инде хатын-кызлар саны ир-егетләргә караганда күбрәк булып килде. Бу хакта хәтта һәркемгә таныш җырда да әйтелә: ун кызга тугыз егет туры килә, дип. Бүген әлеге өлкәдә хәлләр ничек икән? "Росстат" мәгълүматларына күз салыйк.
Федераль дәүләт статистика хезмәте (“Росстат”) мәгълүматларына караганда, илдә 2020 ел башына бер мең хатын-кызга 866 ир-егет туры килүе исәпләп чыгарылган.
Көчле затлар саны гүзәл затларныкыннан артып киткән бердәнбер яшь категориясе – ул да булса 0дән 29 яшькә кадәрге кешеләр. “Росстат”, бу категориядә бер мең хатын-кызга 1050 ир заты туры килә, ди.
Шуннан соң күрсәткечләр болайрак: 30-39 яшьлекләр арасында – бер мең хатын-кызга – 999 ир-егет, 40-49 яшьлекләр арасында – 926 ир-егет; 50-59 яшьлекләр арасында 839 ир туры килә. Аннары аерма тагын да арта: 60-89 яшьлекләр арасында – бер мең хатынга туры килә торган ирләр саны – 569, 90-99 яшьлекләр арасында исә нибары 289 карт.
Ел башына алынган мәгълүматларга караганда, Русиядә бүген 68,1 миллион ир-егет һәм 78,6 миллион хатын-кыз яши.