+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 апрель 2020, 19:05

Радий Хәбиров кеше хокуклары буенча совет утырышы үткәрде

22 апрельдә Республика йортында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортостан Башлыгы каршындагы гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышын үткәрде.

22 апрельдә Республика йортында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортостан Башлыгы каршындагы гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышын үткәрде.
Катнашучылар халыкка, кече бизнеска һәм табибларга ярдәм чаралары турында фикер алышты.
- Сезнең эшчәнлегегез күренә. Күптән түгел оештырылган кеше хокуклары буенча совет ачык сәясәттә дә, реаль тормышта да бар. Сезнең күбегез чын эш башкара, кешеләргә ярдәм күрсәтә - хокук яклау берләшмәсе шөгыльләнергә тиешле эш белән шөгыльләнә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Кеше хокуклары буенча советның җаваплы сәркатибе Зөлфия Гайсина табибларны һәм поликлиника персоналын, йогышлы авырулар госпитале итеп үзгәртелмәгән дәваханәләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүгә бәйле катлаулы хәл турында сөйләде. Медицина учреждениесенә керүне контрольдә тотуны оештыру буенча да сораулар бар. Ул эшкә телемедицина консультацияләре системасын активрак кертергә, шулай ук COVID-19 расланган пациентлар белән эшләүчеләргә генә түгел, ә барлык табибларга стимул түләүләрен билгеләргә тәкъдим итте.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, түләүләрне барыннан да элек үзенең гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган шартларда хезмәт салучы табиблар һәм белгечләр алырга тиеш. Якын көннәрдә мондый өстәмә түләүне, аерым алганда, карантинга ябылган стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен билгеләячәкләр.
Республика Башлыгы Кеше хокуклары буенча советка эшче төркем формалаштырырга тәкъдим итте, ул Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә поликлиникаларның санитар-эпидемиологик таләпләрне тиешенчә үтәмәү фактларын тикшерәчәк.
- Без идеалда коронавирус белән бәйле хәлдән медицинабызның югарырак дәрәҗәгә күтәрелү нәтиҗәсе белән чыгарга телибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Федераль үзәкнең безгә ярдәм итүе бик мөһим. Дәваханәләрнең профилен үзгәртүгә һәм коронавируска каршы көрәшкә без хәзер 2 миллиард сумнан артыграк акча алдык.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас