+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 апрель 2020, 09:15

15 яшьлек булачак әнине баласының әтисе талаган

Хокук сакчылары каракны ачыклаганда шаккаткыч үзенчәлекләрне ачыклаган.

Хокук сакчылары каракны ачыклаганда шаккаткыч үзенчәлекләрне ачыклаган.
Уфаның хокук саклау органнарына 15 яшьлек укучы кызның борчылган әти-әнисе мөрәҗәгать иткән. Алар кызларының телефоны һәм музыка колонкасы урланылуы турында сөйли. Тикшерү вакытында шаккаткыч хәл ачыклана.
Ул көнне үсмерләр күңел ачарга җыела. Бервакыт кыз янына танышлары килә һәм аның кыйммәтле әйберләрен тартып ала. Талаучыларның берсе укучының яхшы танышы булган.
21 яшьлек егетнең бу кыз белән җенси мөнәсәбәткә керүе дә ачыклана. Ә хәзер укучы кыз йөклелекнең алтынчы атнасында. Хәзер инде бу каракка ике җинаять эше буенча җавап бирергә кирәк булачак: балигъ булмаган кыз белән җенси бәйләнешкә керү һәм талау.
Фото: tochka-centr.ru
Читайте нас