20 апрельдә Мәскәүдә Коммунаркадагы 40нчы санлы дәваханәдә сугыш ветераннары өчен тагенләнгән госпитальнең урология бүлеге мөдире Максим Старинский вафат булган. Ул коронавирус йоктырган пациентлар белән эшләгән булган.
"Московский комсомолец" гәзите мәгълүматы буенча 10 апрельдә Старинский югары температура белән егылган. Берничә көн өендә дәваланып ятканнан соң, "Ашыгыч ярдәм" чакырткан.
56 яшьлек табибта ютәл, хәлсезлек күзәтелгән, аның гел косасы килгән. "Ашыгыч ярдәм" Старинскийны үзе эшләгән дәваханәгә алып килгән. Бу вакытта анда, алдарак әйтүебезчә, коронавируслы пациентларны дәвалаганнар. Әмма ике көннән Старинскийны Коммунаркага күчергәннәр, чөнки аның хәле бер дә яхшыруга таба бармаган, пневмониясе көчәйгән генә. Дәваханәдә аны ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырганнар. Тик бу чара да ярдәм итмәгән, Старинский вафат булган.
"Бу вакыт дәвамында безгә аның хәле авыр, әмма тотрыклы, - диделәр. - Әмма 20 апрель көнне аның үлеме хакында шалтыратып әйттеләр. Йөрәге тибүдән туктаган, диделәр. Үлеме хакында белешмә һаман алалмадык, чөнки мәетләрне ярдыруга чират зур", - дип уртаклашкан мәрхүм табибның туганнары.