Нәтиҗәдә, ике кеше үлгән.
27 апрельдә төнлә Башкортстанның Бәләбәй районы Знаменка авылында Деев урамы буенча урнашкан күпфатирлы йортта янгын чыккан. Вакыйга урынына тиз рәвештә янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Алар дүрт фатирлы кирпеч йортның өч фатирында янгын чыгуын ачыклаган.
- Янгынның югары рангы буенча эшләдек. Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында фатирларның берсендә һәлак булган ир-егет һәм хатын-кыз табылды. Янгын нәтиҗәсендә йорттагы дүрт фатирның өчесе уттан зыян күрде, - дип белдерделәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Янгын сәбәпләрен тикшерү-оператив төркемгә һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателенә ачыкларга кирәк булачак.