Ни булган?
Дәүләт думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе Сергей Гаврилов Генераль прокуратурага һәм Русия Мәдәният министрлыгына "Зөләйха күзләрен ача" сериалын дин тотучыларның хисләрен мыскыл итү предметына тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр ителә комитетның рәсми сайтында.
Элегрәк Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте вәкилләре сериал белән бәйле рәвештә аптырау һәм үпкә белдерде, анда серияләрнең берсендә реаль мөфтиләр сәяси тоткыннар, дип аталган иде.
- Минем тарафтан Русия Генераль прокуратурасына дин тотучыларның хисләрен кимсетү предметына тикшерү һәм Русия Мәдәният министрлыгына ил тарихын дөрес яктыртмаучы, дин тотучыларны, шул исәптән, дини оешмалар җитәкчеләрен мыскыл итүче фильмнар җитештерүгә бюджет чараларын куллану практикасын туктату үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Русиянең күпмилләтле халкы өчен дини оешмаларның һәм традицион конфессияләрнең фикере бик мөһим, - ди Сергей Гаврилов.
Фото: kinoreporter.ru сайтыннан