+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 апрель 2020, 07:00

"Әти белән телефон аша булса да бәхилләшергә рөхсәт итегез..."

Коронавирус йоктырган ир, 36 сәгать балалары белән телефоннан сөйләшкәннән соң, ял итәргә була...

Коронавирус йоктырган ир, 36 сәгать балалары белән телефоннан сөйләшкәннән соң, ял итәргә була...
Коронавирус йоктырган 76 яшьлек ир үзенең дүрт баласы белән тәүлектән артык телефоннан саубуллашкан. Ир балалары белән сөйләшеп туктаганнан соң, бер сәгать узгач, вафат булган, дип хәбәр итә NUR.KZ.
Казахстан дәваханәсендә ятучы ир авыр хәлдә була. Шәфкать туташы бу хакта аның кызына хәбәр итә. Ә кызы аларга телефоннан булса да саубуллашырга мөмкинлек бирүне сорый. Дәваханә хезмәткәре пациентның кызына шалтырата һәм авыруның колагына телефонны куя. Рейнхард исемле кыз сөйләшүгә үзенең апалары һәм энесен дә куша. Шулай итеп, балалар утыз алты сәгать буе әтиләре белән сөйләшә. Бу вакытта алар әтиләрен бик яратуларын һәм ул башкарган барлык эшләре өчен рәхмәт әйтәләр.
Утыз алды сәгатьтән соң, алар ял итеп алырга була һәм телефонны куя. Кызганычка каршы, бу соңгы аралашу була. Бер сәгатьтән ир вафат була.
Фото:nur.kz
Читайте нас