Ә тәртип урнаштырырга теләүчеләргә, киресенчә, шелтә белдерелгән.
Стерлетамакта үзизоляция режимы вакытында бер төркем халык клубта кичәгә җыелган. Бу хакта активистлар белеп калган һәм полиция чакырткан.
50дән артык кеше, барлык кагыйдәләргә һәм тыюларга карамастан, ачыктан-ачык бергә җыелып күңел ачарга була. Әмма клубка килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре, аларны тәртип урнаштырырга чакырткан активистларны аптыратып, хокук бозучыларга карата бернинди чара да күрмәгән.
Алай гына да түгел, полиция активистларның... үзләренә шелтә белдергән. Шуннан соң клубта күңел ачу дәвам иткән. Аңа полицейскийлар үзләре дә кушылгандыр, дип уйлыйсы гына кала...