Шул ук вакытта, ведомство башлыгы басым ясап әйткәнчә, Русия халкы май бәйрәмнәрендә, үзизоляция шартларын үтәп, өйләреннән чыкмаган очракта гына май аенда чикләүләрне акрынлап йомшартып булачак.
Нормаль тормышка кайчан кире кайтабыз?
Моңа кадәр Анна Попова илебездә яшәүчеләрнең коронавирус инфекциясенең инде ике инкубация чорын үткәрүен, әмма өченчесеннән соң гына нормаль тормышка кире кайту турында сөйләргә мөмкин булуы турында әйткән иде. Ул шулай ук илдә эпидемиянең пик ноктасыннан, ягъни чирнең үтә нык көчәюеннән котылып калуына ышаныч белдергән.
Тик Анна Попованың фикере белән килешмәүчеләр дә бар. Әйтик, Мәскәүнең баш контрольлек идарәсе җитәкчесе Евгений Данчиков, шәһәр хакимияте май бәйрәмнәреннән соң чикләүләрне бетерүгә нигезләр күрми, дип белдергән. Чиновник әйтүенчә, коронавирустан чирләүчеләр кими башлагач кына чараларны йомшарту турында сөйләргә мөмкин. Әлегә исә Мәскәүдә чир йоктыручылар саны артканнан-арта, дип билгеләп үткән ул.
Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев та, үз чиратында, пропуск системасын май бәйрәмнәренә озайту кирәклеге турында белдергән. Хәзерге вакытта өлкәдә чирләүчеләр саны ун мең кешегә җиткән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Русиядә 87 меңнән артык кешенең (күпчелеге – Мәскәүдә) COVID-19 йоктыруы теркәлгән. Шуның 794е вафат булган, 7 меңе савыккан.