Чаллы шәһәрендә вафат булган ир-егеттә коронавирус булуы ачыкланган.
Аңардан мазок алынган. «Татар-информ»га билгеле мәгълүматлар буенча, алынган мазок диагнозны раслаган. Җирләнер алдыннан мәет юуны барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарачаклар.
Табутка салыр алдыннан мәетне герметик капчыкка төрәчәкләр. Ир-егетне зиратта җирләячәкләр. Кабер вирусның таралу урыны була алмый, чөнки объекттан тыш инфекция берничә сәгатьтән соң яшәү сәләтен югалта.
Җирләү урыны берничә көннән соң куркынычсызга әйләнә, ди белгечләр.