+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 апрель 2020, 10:00

Марат Бәшәров: "Бу исемнәрне миңа сез бирмәдегез!"

Марат Бәшәров аңа каршы петиция төзүчеләргә шулай җавап биргән.

Марат Бәшәров аңа каршы петиция төзүчеләргә шулай җавап биргән.

Мондый петицияләр аркасында аңа премияләрдән мәхрүм ителү янамый, дип саный ул.

«Бу исемнәрне миңа сез бирмәдегез. Аны миңа Татарстан Республикасы Президенты, ә Русия Дәүләт премиясен — Владимир Владимирович Путин тапшырды. Шуңа күрә, әгәр килешсә, биргән кеше аннан мәхрүм итсен,» — дигән артист.

Бәшәров хатынына кул күтәргәне өчен җитәрлек түләгәненә ышана. 2018 елда аны “бик күп эштән” мәхрүм иттеләр. Ә петициягә кул куйган кешеләр үзизоляциядә нәрсә белән шөгыльләнергә белми, дип саный ул.

Артист «Секрет на миллион» эфирында үз хатыннарын кыйнавын ачыктан-ачык белдергән иде.

Фото: postironic.org
Читайте нас