+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 апрель 2020, 12:05

Уфада тагын бала югалган!

“Лиза-Алерт Башкортостан” волонтерлары хәбәр иткәнчә, Уфада 12 яшьлек Илья Домогацкий югалган.

“Лиза-Алерт Башкортостан” волонтерлары хәбәр иткәнчә, Уфада 12 яшьлек Илья Домогацкий югалган.

Малайны кичәдән бирле таба алмыйлар. 28 апрель көнне Илья өйдән чыгып киткән дә башкача кайтмаган. Борчылган ата-ана волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Волонтерлар түбәндәге ориентировканы таратуны сорый.

Ильяның буе якынча 157 сантиметр. Аның чәчләре һәм күзләре кара төстә. Югалган көнне ул "Газпром" язулы зәңгәр ветровка, кара футболка, зәңгәр чалбар һәм кара итекләр кигән булган.

Малайның кайда булуы турында мәгълүматны белгән һәр кешедән 8-937-31-16-606 телефоны буенча хәбәр итү сорала.

Фото: "bash.news" сайтыннан


Читайте нас