+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 апрель 2020, 11:40

Ятим калган өч баланың рәнҗеше дә төшәрме?..

Җинаятьче бик озак гаепне башка кешегә япсарырга тырышты.

Җинаятьче бик озак гаепне башка кешегә япсарырга тырышты.
2019 елның октябрендә республикада шаккатыргач хәл булды. Күпбалалы ананың гәүдәсен урамда таптылар, ә җинаятьче гаепләүдән баш тартты. Әмма Дуван районара тикшерү бүлеге яшь кешенең җинаятькә катнашлыгы барлыгының җитәрлек дәлилләрен җыйган.
Салават районында яшәүче 27 яшьлек ир 32 яшьлек танышын үтергәнче кыйнаган. Хатын комага киткән һәм өч ай шушы хәлдә булды. Кызганычка каршы, хатын, 11, 9 һәм 6 яшьлек балаларын ятим калдырып, дәваханәдә вафат була.
Җинаятьче үзенә алиби уйлап таба, хатынны кыйнауда танышын гаепләргә тырыша, әмма тикшерү дөреслекне ачыклый. Исерек хәлдә ир хатынны бик нык кыйнавы билгеле була. Әмма җинаятьчегә үз гаебен танырга туры килә, хәзер ул сак астында суд карарын көтә.
Фото:Bash.News.ru
Читайте нас