Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның балалары өстәмә пенсия алырга хокуклы. Тик аны рәсмиләштерү зарур.
Русия Президентының 2012 елның 22 февралендә имзалаган 142нче карары нигезендә әлеге пенсияне рәсмиләштереп була. Ул нәкъ менә сугышта һәлак булганнарның варисларына пенсия билгеләү турында.
Әлеге документ нигезендә өстәмә түләүләр 2012 елдан бирелергә тиеш. Теге яки бу сәбәп белән өлгермәгән булсагыз, аны рәсмиләштерергә бүген дә соң түгел әле, дип яза vatantat.ru. Бу компенсациягә суд тарафыннан хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбинең тол калган хатыны һәм баласы, варис булып танылган очракта, хокуклы. Әлеге өстәмәнең айлык күләме – 14 мең сум. Варис бер генә булса, ул аны тулы күләмдә ала, ике булса, сумма икегә бүленә. Закон буенча варисларның саны икедән дә арта алмый. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: бу өстәмә балаларга түгел, варис статусына ия булганнарга гына түләнә. Варис булу өчен өч шартка туры килергә кирәк.
Беренчесе. Кеше хәрби хәрәкәт вакытында һәлак булган дип танылырга тиеш. Бу очракта нинди сугыш, нинди хәрби конфликт икәнлеге мөһим түгел. Әгәр сугыштан соң яралардан үлә икән, балаларга өстәмә пенсия билгеләнми.
Икенчесе. Компенсациягә дәгъва кылучының әтисе һәлак булганда 18 яшьтән кечерәк булуы шарт.
Өченчесе. Һәлак булган сугышчының баласы бүгенге көндә инвалид булса гына варис исемен йөртә ала.
Оныклар бу өстәмәгә дәгъва кыла алмый.
Шушы шартлар үтәлгән очракта документлар туплый башларга мөмкин. Аның беренчесе – хәрби комиссариаттан әтиеңнең һәлак булуы турында белешмә. Икенчесе – судтан үзеңнең варис икәнлегеңне раслаучы белешмә. Шушы ике документны кулга алгач, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.