+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 апрель 2020, 13:20

Йорт ишелмәячәк!

"Инцидент-менеджмент” системасы Караиделдә — юлны, Уфада йортны төзекләндерергә ярдәм итте.

“Инцидент-менеджмент” системасы Караиделдә — юлны, Уфада йортны төзекләндерергә ярдәм итте.

“Инцидент-менеджмент” системасы республикада популярлык яулавын дәвам итә. Хәзер аңа төпкел районнардан да мөрәҗәгать итүчеләр артты.

Караидел районы халкы социаль челтәрләрдә калдырган мөрәҗәгатьтә юл проблемасы күтәрелә. Алар Караиделдән Шамрат авылы ягына юлны төзекләндерүләрен үтенә. Бу үтенеч белән район җитәкчелегенә берничә тапкыр мөрәҗәгать итсәләр дә, әлегә нәтиҗә булмаган.
Әмма “Инцидент” системасы бер генә үтенечне дә кире какмый. Менә караиделлеләрнең хатын да эләктереп алган да район җитәкчелеге алдына китереп салган. Хакимияттән килгән җаваптан күренүенчә, Абыз — Шамрат юлы републиканың Юл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан ел әйләнәсенә хезмәтләндерелә. Юлны карап-тоту кысаларында аны чистарту өчен техника җәлеп ителгән. Аннары грейдер эшкә керешкән. Апрель башында монда ике грейдер юл өслеген тигезләү белән мәшгуль булган. Аннары машиналарга хәрәкәт итү уңайлы һәм хәвефсез булсын өчен әлеге участокка комташ түшәгәннәр.
“Муниципалитетта юл мәсьәләләре һәрдаим контольдә тотыла. Әлеге юлны арытаба карап-тоту көндәлек тәртиптә үткәреләчәк”, — дигән сүзләр бар Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин җибәргән җавапта.
Уфаның Октябрь районындагы Гагарин урамында урнашкан күпкатлы йорт рәисе социаль челтәрләргә беренче каттагы лоджия астында асфальт чатнавы һәм ишелүе турында язган. Йорт нигезен тикшерергә кирәк, аның ишелү куркынычы бар, дип чаң суга ул.
Октябрь районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Раил Мирхәйдәровтан килгән җавапта әлеге йортның аскы катындагы участокны буяулары турында әйтелә. Йорт фундаменты тикшерелгән, аның торышы канәгатьләнерлек. Моннан тыш, ишелгән урынга асфальт түшәлгән.


Читайте нас