+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Май 2020, 07:45

Изге айда мең савап булыр

Гафури районында коронавирус таралган чорда өлкән яшьтәгеләрнең тормыш-көнкүрешенә аеруча зур игътибар бирелә.

Гафури районында коронавирус таралган чорда өлкән яшьтәгеләрнең тормыш-көнкүрешенә аеруча зур игътибар бирелә.

Республикабызда "Азык-төлек ярдәме" социаль проекты тормышка ашырылып, аны коронавирус инфекциясе таралу аркасында хәвеф төркеменә кергән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ала.

"Гаилә" районара үзәгенең Гафури районындагы бүлекчәсе төзегән исемлек буенча Сәетбаба авыл биләмәсенә караган Сәетбаба, Каран-елга, Тугай, Колкан, Усман, Йөзимән, Имәнлек авылларында барлыгы 117 кешегә азык-төлек пакетлары таратылды.

Бу эштә волонтерлар мәдәният хезмәткәрләре Флүр Фәхриев, Марс Газизов, Илсөяр Мортазина, Гөлшат Вәлиева, Миңсылу Абдуллина, мәктәп пешекчеләре Айсылу Рәхмәтуллина, Гөлнур Котлыбаева, Зилара Заһидуллина, Инира Галина, Земфира Рәхимгулова, балалар бакчасы хезмәткәре Гүзәл Ишбулдина, социаль хезмәткәрләр Айсылу Баязитова, Фәнилә Шәйхулова үзләренә йөкләтелгән изге эшне җиренә җиткереп, оешкан һәм бердәм башкардылар.

Иш янында куш, дигәндәй, үзләренә тәгаен ярдәм алучылар рәхмәт әйтеп, шатланып калды. Әлбәттә, бу җиңел булмаган чорда бер-беребезгә ихтирамлы, игътибарлы булып, кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузсак, үзебезгә изге айда меңләтә савап алырбыз.

Гөлшат ВӘЛИЕВА.
Каран-елга авылы.
Фото: tabin.ru
Читайте нас