+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Май 2020, 08:52

Бәби көтүче Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваны Мәскәүгә алып киткәннәр

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева, табиблар кисәтүенә карамастан, бала табарга тели дип язган идек. Куркыныч зур булуга карамастан, табиблар аңа һәрьяклап ярдәмләшергә вәгъдә итә. Лилия үзе исә сабыйның сәламәт булып туачагы хакында яза.

"Сынаулар айлары узды, консилиумнарда безне: "Өзәргә кирәк!" - дип куркыттылар. Бу котылгысыз хөкем карары кебек яңгырады! Мин барысын да аңлыйм, менә хәзер реамобильдә Мәскәүгә барганда да уйлыйм: без тормыш иптәшем белән җиңел юл сайламадык, гәрчә гомер буе җиңел юл сайламасак та. Куркуга карамастан, без тормышны сайладык һәм мин үкенмим, чөнки бу бик яхшы. Хәзерге вакытта бала сәламәт - бу бәхет түгелме!? Аз гына гына вакыт калып бара, без, иншалла, сабый елмаюын күрербез, тавышын ишетербез һәм әти-әни булуның бәхетле минутларын татырбыз", - дип яза Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29089
ansar.ru
Читайте нас