Санкт-Петербургта коронавирустан саклаучы әйберләр сату турында игъланнар барлыкка килгән. Нәрсә генә юк анда! Вирустан саклаучы бетүләр, дарулар, йомшак уенчыклар һәм хәтта 10 миллион сумга картина сатарга теләүченең игъланы да бар.
"Авито" сервисында "коронавирус" соравы буенча иң кыйммәтле товар 10 миллион сумлык картина булды. Картинаны сатучы алынган акчаны хәйрия фондына җибәрәчәген белдерә.
"Планета масштабындагы фаҗигане төрлечә өйрәнергә мөмкин. Әмма тышкы хислелектән мәхрүм ителгән сурәт фаҗига турында күпкә күбрәк сөйли", - диелә анда. Картина "коронавирус" дип атала.
Моннан тыш, игъланнар арасында 86 яшьлек Аня әбинең, суны өшкереп, аны коронавируска каршы кулланырга үгетләве турында да язмалар бар. Гомумән, әлеге хәлдән файдаланып, акча эшләргә теләүчеләрнең фантазиясенә шаккатырлык...