Русиядә к-вирус йоктыручыларның рәсми саны 177 меңнән артты. Авыруларның 100 меңнән артыгы Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә туры килә. Үлүчеләр 1600дән күбрәк, шуларның 1000нән артыгы — Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә. Хакимиятләр бу афәткә каршы көрәшкә төрле көчләр җәлеп итәргә тырыша. Русиянең Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф министрлыклары медицина студентларын к-вирус белән эш итүче дәваханәләргә практикага җибәрү турында уртак фәрман чыгарган.
Мәскәүнең Сеченов исемендәге 1нче медицина университеты студентлары әлеге фәрман нигезендә коронавирус белән эшләүче хастаханәләргә практикага беренчеләрдән булып мәҗбүр ителгән. Нәкъ менә мәҗбүр ителгән, чөнки сайлау мөмкинлеге юк, шундый шартларда практика узу өчен студентның ризалык биреп, кул куюы шарт булса да, уку йорты җитәкчелеге мондый практикага риза булмаучыларга төрле санкцияләр белән яный.
"Без барыбыз да практикага чыгарга тиеш, моңардан берничек тә баш тарта алмыйбыз. Чыкмаган кешегә "академик бурыч" тагалар. Мисал өчен, безгә, чыгарылыш курс студентларына, диплом бирмибез, диделәр. Башка курсларны ничек куркытканнардыр, анысы безгә караңгы, әмма безне, "академик бурыч"ы булганнарны дәүләт имтиханнарына кертмибез, диплом бирмибез, дип куркыталар.
Проблема шунда: авырлы студенткалар да, балалылар да, хроник чире булганнар да, өлкән яшьтәге туганнары белән яшәүчеләр дә — барысы да узарга тиеш бу практиканы", - дип уртаклаша студентлар.
"Коронавируслы" практикага мәҗбүр ителүләре хакында алар Прокуратурага шикаять язган. Хәлләр үзгәрерме, монысын инде вакыт күрсәтер.