Уфада бер әни яңа туган сабыеннан баш тарткан. Балада коронавирус булу ихтималлыгы хакында белгәч тә.
Әлеге бәхетсез сабый Республика клиник перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән мәгълүмат буенча, бәләкәчне әнисе балалар тудыру йортында калдырып чыгып киткән.
Бу кылыгының төп сәбәбен ул баласында коронавирус булу ихтималлыгы белән бәйләгән. Тик әлегә сабыйга рәсми рәвештә андый диагноз куелмаган. Моның өчен өстәмә анализлар алыначак, ди табиблар.
Кәккүк анага баласын язмыш кочагына ташлау өчен бер сәбәп кенә булган инде бу коронавирус. Җәмгыятебез нигезләрен төрле вируслар түгел, ә мәрхәмәтсезлек, намуссызлык какшата шул.