+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 Май 2020, 14:15

"Дәваханәдән чыгарыгыз! Без авыру түгел!"

13 кеше мәҗбүри рәвештә дәваханәдә ята.

13 кеше мәҗбүри рәвештә дәваханәдә ята.
Киров өлкәсенең Бехтерев исемендәге дәваханә нигезендә җәелдерелгән инфекция госпиталенең 13 пациенты ачлык игълан иткән.
Аларның һәркайсы коронавирус инфекциясенә шик белән госпитальгә эләккән. Барысыннан да анализлар алынган, әмма берничә тапкыр уздырылган тестлардан соң пациентларның авыруы турында мәгълүмат расланмаган.
Башта пациентлар үз проблемаларын тыныч юл белән хәл итәргә һәм табиблар белән сөйләшергә тырышып караган, моның өчен алар җыелыш оештырып, медицина хезмәткәрләренә үз сорауларын биргән. Әмма табиблар үзләре дә аларны ни сәбәпле дәваханәдә тотуларын билгели алмаган.
Бу "авырулар" әйтүенчә, аларның туганнары һәм хезмәттәшләре дә әлеге хәлдән зыян күрә, алар йә өй карантинында булырга мәҗбүр, йә шулай ук дәваханәгә озатылган.
Әлеге сорауга берничек тә ачыклык кертә алмагач, бу кешеләр дәваханәнең баш табибына һәм Киров өлкәсенең сәламәтлек саклау министрына үз теләкләре белән ашаудан баш тартулары турында гариза юллаган.
Читайте нас