+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Май 2020, 06:55

“Дурак” та калган, “әсирлеккә” дә эләккән...

Бәйрәм иртәсендә Уфада 23 яшьлек егетне коткарганнар.

Бәйрәм иртәсендә Уфада 23 яшьлек егетне коткарганнар.

9 май көнне Уфада 23 яшьлек уфалы белән бик күңелсез хәл килеп чыккан. Ул кәрт уенында отылган һәм, алдан куелган шартлар буенча, балкон рәшәткәсе аша чыгарга тиеш булган. Ләкин азарт уен яратучылар моның ахырын уйлап бетермәгән, күрәсең.

Бәйрәм иртәсендә Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенә беренче кат тәрәзәсенең рәшәткә арасына кереп кысылган кешене коткару үтенече белән шалтыратканнар. Коткаручылар башкаланың М. Горький урамындагы тугыз катлы йортның беренче катында урнашкан фатирга килеп, егетне рәшәткә арасыннан азат иткәннәр.

Аның хәле яхшы, табиблар ярдәме кирәк булмаган.

Фото:gtrk.tv
Читайте нас