+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Май 2020, 09:15

Таксист һәм мотоциклчы нәрсә бүлешкәннәр?

Стәрлетамак шәһәрендә урам уртасында атыш булган.

Стәрлетамак шәһәрендә урам уртасында атыш булган.

Кичә, 10 майда, Стәрлетамакның Ылыслы урамындагы торак йорт алдында атыш булган. Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр, видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйган, дип хәбәр итә “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе.

Видеокадрлардан күренүенчә, бер ир-егет, коралдан атып, икенчесенең артыннан йөгерә. Видеоролик авторы үз посты астына: " Таксист һәм мотоциклчы куышлы уйныйлар!" дип язган. Аның фаразлавынча, ирнең кулында газ пистолеты.

Шәһәр халкын бу очракта барыннан да бигрәк башка мәсьәлә борчый. Йорт алдында балалар мәйданчыгы урнашкан, язмада балалар тавышы ишетелеп тора. Димәк, бу хәлләр аларның күз алдында бара. Шаһитларның сүзләренә караганда, вакыйга урынына хокук саклау органнары һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән.

Фото:news.ru
Читайте нас