"Кара мәче юлыңны киссә, эшең барып чыкмас, сәфәрең уңышсыз булыр", “Кичен акча бирергә, идән юарга ярамый” һәм шуңа охшаш хорафатлар тормышыбызда тулып ята. Аларның исәбенә дә чыгармын димә. Ни өчен адәм баласы шуларга ышана, аларга таянып, көнен планлаштыра? Ислам динендә моңа караш нинди?
Ырым-шырым, төрле хорафатлар мәҗүсилектән килеп чыккан, ди дин әһелләре. Алар хорафатларга ышанырга ярамавын ассызыклый. Юлны бүлгән кара мәче яки буш чиләк сезнең сәфәрегезнең уңышлы булуына киртә куя алмый. Без фәкать Коръән юлы белән гамәл-гыйбадәт кылырга тиешбез. Ырым-шырымга ышану Ислам динендә зур гөнаһ, дип яза shahrikazan.ru.
Диндә астрология белән шөгыльләнүнең гөнаһы күрәзәлек кебек һәм ул катгый тыела. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә, кем багучы янына килеп, нәрсә булса да сораса, аның намазы кырык көн кабул булмас, диелә. Шул рәвешле кеше диннән дә ерагаерга мөмкин. Моны Аллаһка ширек кылу дип тә атарга була, ягъни тиңдәшлек кылу, Аллаһны башка ялган, уйлап чыгарылган нәрсәләр белән бер дәрәҗәгә кую. Пәйгамбәребезнең: “Кем сихерче һәм багучыга барып аларга ышана, шул имансызлык белдерә, кем йолдызлар ярдәмендә күрәзәлек белән шөгыльләнә, бу кеше сихер юлы белән белем алган була”, – дигән сүзләре бар.