+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Мая 2020, 06:50

Татьяна Навка да коронавирус йоктырган…

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков һәм аның хатынында COVID-19 авыруы расланган.

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков һәм аның хатынында COVID-19 авыруы расланган.

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков һәм аның хатыны, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Татьяна Навканың икесендә дә коронавирус расланган, алар дәваханәдә ята. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Бу хәл, чыннан да, дөрес", — дип җавап биргән Навка ТАСС агентлыгы хәбәрчесенә. Соңрак Татьяна Инстаграмда тиешле чараларның вакытында күрелүе, савыга башлавы турында язган.

"Вирусның беренче симптомнары күренә башлау белән, якыннарыбыз хәвефкә дучар булмас өчен, вакытында чаралар күрә алдык. Мин савыгуга таба барам, температура юк, ютәл дә, хәтта антибиотикларны кабул итәргә туры килмәде. Хатын-кызлар бу вирусны җиңелрәк кичерә, күрәсең.

Иремнең хәле бераз катлаулырак, әмма табибларыбыз контролендә барысы да яхшы бара кебек", — дип язган Навка.

Фото:ria.ru
Читайте нас