+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Май 2020, 12:39

Суд Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән солдатка хөкем карарын кырыслату үтенечен канәгатьләндермәгән

Рамилнең адвокаты хөкем карарларыннан нигездә канәгать булуын белдерә. Чита шәһәрендә Икенче Көнчыгыш хәрби судында узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов белән бәйле җинаять эше каралды.

Рамилнең адвокаты хөкем карарларыннан нигездә канәгать булуын белдерә. Чита шәһәрендә Икенче Көнчыгыш хәрби судында узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов белән бәйле җинаять эше каралды.

Рамилнең адвокатлары ул хезмәт иткән хәрби бүлектә бабайлык очраклары турында элек чыгарылган хөкем карарына апелляция шикаяте биргән иде. Алар Рамил Шәмсетдиновны һәм аның хезмәттәшләрен җәберләгән Руслан Мухатовка элек чыгарылган хөкем карарын катгыйлатуны сорады. Суд бүгенге утырышында хөкем карарын үзгәрешсез калдырган.
Руслан Нәгыев "Facebook"та белдергәнчә, адвокатлар хөкем карары белән нигездә кәнәгать. “Гомумән алганда без беренче һәм икенче инстанция судлары карарлары белән кәнәгать, чөнки ике суд та Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән бүлектә коточкыч бабайлык булганын, солдатларның даими рәвештә җәберләүләргә дучар ителгәнен таныды”, - ди Нәгыев.
2020 елның 3 мартында Читадагы гарнизон хәрби суды Руслан Мухатовны уставка сыешлы булмаган мөнәсәбәтләрдә гаепле дип тапты. Аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сумлык штраф җәзасына хөкем иттеләр.
10 апрельдә Шәмсетдиновның тагын дүрт айга сак астында калачагы билгеле булды. Гыйнвар-февраль айларында ул Мәскәүдә Сербский исемендәге институтта психиатрия тикшерүе узган иде.
Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29167
rbc.ru
Читайте нас