Кичә, 14 майда, #Явмаске акциясе кысаларында “Наша забота” проекты волонтерлары, шәһәр һәм район хакимиятләре хезмәткәрләре бушлай битлекләр таратуын дәвам итте.
Акция республиканың 23 муниципаль берәмлегендә, шул исәптән Уфада да, үтте. Битлекләр бирү пунктлары җәмәгать транспорты тукталышларында, кибетләрдә оештырылды. Бу эшкә 600 активист җәлеп ителде, бер көндә 120 меңгә якын битлек таратылды.
Акция кысаларында волонтерлар кешеләр белән сөйләшүләр дә оештыра. Битлек кию режимы турындагы кисәтүгә кешеләр аңлы карый, шунда ук шәхси саклану чараларын кияләр.
Волонтерлар үзизоляция шартлары йомшартылган режимда башкалардан 1,5-2 метр дистанциядә булырга кирәклекне дә кешеләрнең исенә төшерде.
Кагыйдәләрне бозуны хокук саклау һәм Иҗтимагый хәвефсезлек үзәге хезмәткәрләре тикшереп тора, рейдлар үткәрә. Хокук бозучыларны административ җаваплылыкка җәлеп итәчәкләр.
Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте