Бу хакта Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итәләр.
Аңа ярашлы, мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау үткәрү көнендә — 29 майда хәмер сатуны тыю турында карар кабул ителгән.
Быел коронавирус пандемиясе аркасында Башкортстан Мәгариф министрлыгы әлеге тантананы үткәрүне 23 майдан 29 майга күчерде.
Искәртеп узабыз, узган елның язында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне җайга салу һәм Башкортстанда алкоголь продукциясен куллануны (эчү) чикләү турында" Башкортстан Республикасы Законының 6.2 мәддәсенә үзгәреш кертү хакында» закон кабул итте. 27 июнь, Белем көне һәм Сабантуйлар уздырылган көннәрдә кибетләрдә хәмер сату тыела.
Көзге сессиядә шул ук законга янә үзгәрешләр кертелде. Бу юлы чикләү Яңа ел каникулларына кагылды. 3 гыйнварда төбәктә хәмер сату тулысынча тыелды. 4-6 гыйнварда чикләү үз көченә керде, әмма иртәнге сәгать 10нан 14 сәгатькә кадәр кибетләрдән хәмер продукциясен сатып алырга мөмкин иде.
Быел исә 29 майда республикадагы бер кибеттә дә алкогольле продукция сатылмаячак.
Фото: ftimes.ru