+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Май 2020, 12:55

"Инцидент" тотынса, юл да була!

Благовещен районының Кулики авылыннан Сергей Жуков үзенең мөрәҗәгатендә халыкның шәһәргә илтүче бердәнбер юлсыз да калуы ихтимал, дип кайгыра.

Благовещен районының Кулики авылыннан Сергей Жуков үзенең мөрәҗәгатендә халыкның шәһәргә илтүче бердәнбер юлсыз да калуы ихтимал, дип кайгыра.

Юл юклыгы биредә яшәүчеләр өчен бәлагә әйләнергә мөмкин. Урындагы органнарга зарлану бернинди нәтиҗәгә дә китермәгән, алар аны үзаллы хәл итәлми, күрәсең. Район хакимиятенең ярдәме таләп ителә.

“Инцидент-менеджмент” системасы чара күргәннән соң, район хакимиятеннән килгән җавапта май башында юл-ремонт төзелеш идарәсе хезмәткәрләре Кулики авылына юлны ремонтлаган, диелә. Суүткәргеч торбаның бер өлешен эретеп ябыштырганнар, аны җыелган чүпләрдән тазартканнар һәм урынына урнаштырганнар. Плотинадагы җимерек күмелгән, юл өслеге автогрейдер белән тигезләнгән, комташ түшәлгән. Юл әйбәтләнгән һәм хәзер урындагы халык плотина аша чыгып йөри ала.

Җавапта сораулар туганда Волково авыл хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге дә ассызыклана.

Фото: 2-999-999.ru
Читайте нас