+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Май 2020, 10:00

Йөкле хатынга коткаручылар чакыртканнар...

Уфа районында авырлы хатын бәлагә тарыган.

Уфа районында авырлы хатын бәлагә тарыган.

Уфа районының Шмидтово авылында коткаручылар йөкле хатынга ярдәм күрсәткән.
17 майда Уфа районының Шмидтово авылында 1995 елгы хатын йөкле хатын шәешенгән ике бармагыннан да балдакларын сала алмагач, коткаручыларга шалтыраткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкуортстан буенча баш идарәсенең авария-коткару хезмәте коткаручылары кичекмәстән ярдәмгә чыккан.
Алар махсус инструментлар ярдәмендә хатынның бармагыннан зәркән әйберләрен салдырган. Медицина ярдәме кирәк булмады, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Коткаручылар билгеләп үткәнчә, мондый мөрәҗәгатьләрнең саны эссе көннәр башлану белән сизелерлек арта, әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, гражданнар салкын вакытта да мондый кыенлыкларга очрый.
Коткаручылар бармактан балдакны салдырып булмаганда паникага бирелмәскә чакыра. Моның өчен бармакны юешләргә яки майлы крем сөртергә кирәк. Әгәр бу да ярдәм итмәсә, бармакка җеп урап, аны балдак астына керттерергә, ә аннары җепне сүтәргә кирәк. Берничек тә килеп чыкмаса, «112» телефонына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото:inform.kz
Читайте нас