+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Май 2020, 19:00

Якташыбыз Дубайда һәлак булган

Ул анда берникадәр вакыт фотограф булып эшләгән.

Ул анда берникадәр вакыт фотограф булып эшләгән.
15 майда Уфа фотографы Юлия Хәбибуллина (Juliya May) Гарәп Әмирлекләрендә фаҗигале рәвештә һәлак булган. Кыз Дубайда эшләгән, дип хәбәр итә "Башкортостан" телерадиокомпаниясе.
Кызның якыннары сөйләвенчә, Юлия кыя читендә фотога төшәргә теләгән. Моның өчен ул тезләрен бөгеп утырган һәм, тигезлекне югалтып, 10 метр биеклектән егылып төшкән.
Хушлашу турында мәгълүмат соңрак булачак. Туганнары Юлия гаиләсе өчен акча җыю турында игълан итте.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас