Китапханәче Флүн Биктиев халык арасында милли әдәбиятны пропагандалау буенча колачлы эш алып бара.
“Китапханә” сүзен әйтү белән күз алдыбызга китапханәче образы һәм, әлбәттә, рәт-рәт тезелгән китап киштәләре килеп баса. Китапханәче — китапларны тәртипкә китерү, саклау һәм аларны укучыларга бирү эшен башкаручы хезмәткәр. Әмма… Аның мәгънәсе шушы сүз тезмәләренә генә сыеп бетәме икән соң? Юк, бу — бик киңкырлы төшенчә. Соңгы елларда авылларыбыз заман җилләре шаукымында зур үзгәрешләр кичерде: күмәк хуҗалыклар таркалды, авыллар картая. Шөкер, бар булмышын биреп, авыл халкын ничек тә мәдәниятле итү нияте белән эшләүче яшьләр бар. Сүзем Бакалы авылы китапханәчесе Флүн Биктиев турында.
Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Аның тынгысыз җаны һәрчак эзләнүдә, халык арасында. Бер карыйсың – ул янәшәдәге мәктәптә кичә үткәрә, икенче карасаң, күрше авыл сәхнәсендә моңлы тавышы белән күпләрне әсир итә. Авылның барлык җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.
Флүн Фәрит улының бу өлкәдә хезмәт итү дәверендә китапханә тормышы тамырдан үзгәрде, ул һәр эшне җаен белеп оештыру сәләтенә ия. Ул һәр кеше белән уртак тел табып эшли. Китапханә бинасы да иске мәктәп иде, уңган китапханәче үз куллары белән аны кунак өе сыман матурлап куйды. Килеп кергәч, бөтен җирдәге чисталык, килгән кешеләр өчен барлык уңайлыклар күзгә ташлана. Хәтта кечкенә китап укучылар өчен уен почмагы да бар. Уңган хуҗабикәләргә кул эшләре түгәрәкләре дә актив эшләп килә. Киләчәктә ата-бабаларыбызның йолаларын саклау йөзеннән музей почмагы булдыру нияте белән дә янып яши.
Шәхси тормышында да үрнәкле ул, өч кызның әтисе. Тормыш юлдашы, аның һәрчак уң кулы булган Гөлназы белән үрнәкле гаилә булдырганнар. Кызларына ул — ныклы таяныч, һәрчак яклар әти.
Флүн Биктиев шушы көннәрдә намуслы хезмәте өчен район хакимиятенең Почет грамотасына лаек булды.
— Үз эшеңне тирәнтен белеп эшләү, шул өлкәдә хезмәт кую, аны яратып башкару күңелне әйтеп-сөйләп бетергесез җылылык, нур белән тутыра. Тырыш кешенең хезмәтен бәяләү аңа тагын да яхшырак эшләргә этәргеч бирә. Мин бик шат, хезмәтемне югары бәяләгән җитәкчеләргә зур рәхмәтлемен, – ди ул.
Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.