Мәскәү өлкәсендә вафат булган табиб Наил Саматовның әнисе аның соңгы көннәре турында сөйли.
28 яшьлек табибның әнисе Рәгыйдә Нуриева сүзләренә караганда, яшь егет Мәскәү өлкәсенә туйга акча эшләү өчен киткән, шунда чир йоктырган.
«22 апрельдә ул, миңа шалтыратып: «Иртәгә ИВЛга тоташтыралар, сөйләшә алмыйм», - диде. Аннары: "Әгәр мин үлеп китсәм, проблемаларың калмаячак. Зинһар, елама гына", - дип өстәде. Мәскәүгә киткәч, ул: «Миңа салган акчаңны тиененә кадәр кайтарып бирәчәкмен, әни», - диде. Мин аны берүзем үстердем, укыту өчен түләдем, ул барысын да аңлый иде. «Син нинди проблемалар турында сөйлисең, балам? - дидем аңа. - Барысы да әйбәт булачак!" Бу соңгы сөйләшү булды", - дип сөйли Рәгыйдә ханым.
"27 апрельдә аны Мәскәүгә алып килделәр, ә 6 майда ул вафат булды. Хәтта шундый клиникада да аны коткарып кала алмадылар. Үлеменә 4 көн кала ул комада була. Үлем алдыннан, 5 майда, миңа клиникадан шалтыраттылар, «Сөендерергә телибез», - диделәр. Аның кайбер реакцияләре барлыкка килгән, аяклары белән хәрәкәт итә башлаган. Мин, ниһаять, йокладым ул төнне. Ә 6 май иртәсендә баламның төнлә үлүен белдем. Миңа шалтыраттылар һәм «Аның йөрәге түзмәде»,— диделәр", - ди Рәгыйдә Нуриева.
Хатын сүзләренә караганда, Наилнең үлеме турында аңлатмасында үлем коронавирустан түгел, ә ике яклы пневмониядән килеп чыккан, дип язылган. Шулай булуга карамастан, егетне ябык табутта алып кайталар, ә җирләү урыннарында туганнарына баруны тыялар.
"Туганнарын кертмәдек, тик мин кердем. "Бу - минем улым, үлсәм үләрмен, мине кертегез", - дидем. Кабер янында без аның әтисе белән икәү идек. Санэпидстанциядән килделәр, алар мине кертмәскә тырышты", - дип уртаклашты ханым.
Рәгыйдә Нуриева улында коронавирус инфекциясе булган, дип уйлый. Наил махсус киемсез эшләгән, чөнки алар бөтенләй булмаган. Битлекне егеткә кызы тегеп биргән.
"Килен миңа Наилнең көн саен бер үк киемдә — зәңгәр куртка һәм зәңгәр чалбарда эшкә йөргәнен сөйләде. Ул өйгә кайта, боларның барысын да ваннада сала, аннары душка керә, барысын да дезинфекцияли, аннары гына бүлмәгә керә торган булган. Иртән шул ук киемне киеп китә. Аның чумага каршы костюмнары, махсус күзлекләре булмаган. Хәтта битлеге дә..." - дип сөйли ханым.
Фото: гаилә архивыннан.