+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Май 2020, 17:25

Башкортстанда волонтерлар үзәге булачак

Үзәк республиканың барлык волонтерлар хәрәкәтен берләштерәчәк. Бу хакта бүгенге волонтерлар белән онлайн-очрашуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Үзәк республиканың барлык волонтерлар хәрәкәтен берләштерәчәк. Бу хакта бүгенге волонтерлар белән онлайн-очрашуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Республика җитәкчесе волонтерлар өчен аерым бина бүлергә һәм барысын да анда җыярга тәкъдим итте.
– Мин хәзер волонтерларга мөһим дәүләт мәсьәләләрен хәл итүче ныклы көчкә карагандай карыйм, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Элек төрле юнәлештә үз теләге белән ярдәм күрсәтүчеләр генә иде, хәзер алар илдәге миллионлаган кешегә ярдәм күрсәтеп, үзләрен сынаган зур көчкә әверелә.
Республика Башлыгы волонтерларга үзизоляция вакытында мохтаҗларга ярдәм күрсәтү эше өчен рәхмәт белдерде, волонтерлар арасында да коронавирус йоктыручылар барлыгын билгеләде.
Үзизоляция вакытында республикада биш меңгә якын волонтер эшләде, 183 меңнән артык кеше азык-төлек тупланмалары һәм башка ярдәм алды.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас