+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Май 2020, 17:10

Радий Хәбиров волонтерларның тәкъдимнәрен хуплады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген республика волонтерлары белән онлайн-очрашу үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген республика волонтерлары белән онлайн-очрашу үткәрде.

– Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез. Сез бу вакытта үз җилкәгезгә иң авыр эшләрне алдыгыз – мохтаҗларга ярдәм күрсәттегез. Республикада 200 меңгә якын кеше сездән ярдәм алды. Мин сезнең тагын эшләвегезне сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров волонтерларга.
Пандемия вакытында үз теләге белән ярдәм күрсәтүчеләр хәрәкәтенең лидерлары, эшкуарлар, спортчылар, җәмәгать эшмәкәрләре эш тәҗрибәсе белән бүлеште.
Радий Хәбиров Башкортстанның волонтерлар оешмаларына ярдәм күрсәтергә булды һәм аларга аерым бина бирергә карар кылды.
Башкортстандагы “Җиңү волонтерлары” лидеры Александр Юдин “Бердәм Русия” һәм депутатлар корпусы ярдәме белән һәрбер Бөек Ватан сугышында катнашучыга хәвеф төймәсе булган һәм лимитсыз тарифлы бушлай мобиль телефон тапшырырга әзерләнүләрен әйтте, волонтерларның республика муниципалитетлары җитәкчеләре белән очрашуларын традициягә әйләндерергә тәкъдим итте.
Башкортстан Башлыгы бу идеяне хуплады һәм волонтерлар белән алдагы очрашуны көз Уфада үткәрергә тәкъдим итте.
Радий Хәбиров фехтование буенча Олимпия чемпионы Тимур Сафинның “Башкортстан волонтеры” мактаулы билгесен булдыру тәкъдимен дә хуплады.
Очрашуга “көмеш” яшьтәге блокадалы Ленинград вәкиле Валентина Арефьева да кушылды, хатирәләре белән бүлеште.
Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан волонтерлар, тәҗрибәләре белән уртаклашып, тәкъдимнәрен кертте, республика Башлыгының хуплавын алды.
Очрашуда Кыргызстан һәм Казахстан волонтерлары да катнашты, бу илләр белән республика актив хезмәттәшлек итә.
Радий Хәбиров волонтерларның Евразия форумын үткәрергә тәкъдим итте, аны оештыруны Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына йөкләтте. Чара август-сентябрь айларына планлаштырылды.


Читайте нас