Көнгә чыксаң, нинди генә хәбәрләр юк. Балаларын җәберләүче әти-әниләр турындагылары бигрәк тә йөрәкне әрнетә.
37 яшьлек ата кеше үзенең улын даими кыйнаган һәм җәберләгән. Бу хәлләр 2019 елның сентябреннән ноябренә кадәр дәвам иткән, дип саный Тикшерү комитеты.
Балага нибары 12 яшь. Ник кыйнаган, диярсез. Төрле сәбәпләр аркасында. Әйтик, мәктәптә баланың начар укуы турында шелтә белдергәннәре өчен. Яки мондый сәбәп: малай әтисенең “сулга йөрүләре” турында әнисенә сөйлим дип әйткән.
Мондый фактлар билгеле: көз көне әтисе улын юан аркан белән кыйнаган, шуннан соң гаражда бикләп калдырган. Җәберләүләргә түзә алмаган 12 яшьлек малай барысын да әнисенә сөйләгән. Әнисе исә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
“Матбугат.ру” язганча, ата кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Бу вакыйгалар әллә кайда түгел, ут күршебез Татарстанда, Яшел Үзән шәһәрендә булган. Җинаять кодексының 117нче маддәсе буенча кансыз атага җавап бирергә туры киләчәк. Ничә елын рәшәткә артында үткәрер - бераз соңрак белербез.