+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Май 2020, 15:49

Волонтерлар да к-вирус белән авырый

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров алар белән онлайн-очрашуда белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус пандемиясе чорында мохтаҗларга ярдәм итүче волонтерлар белән онлайн-очрашуда күп кенә иреклеләрнең эш вакытында COVID-19 йоктырганын белдерде.

– Беренче чиратта, мин сезнең белән бүген рәхмәт әйтер өчен очрашам! Күп кенә волонтерларыбыз коронавирус йоктырып, хәзер дәваханәләрдә ятарга мәҗбүр. Әмма әле дә азык-төлек җыелмаларын, даруларны һәм сезнең ярдәмне китерү турында үтенечләр килеп тора. Мин сездән икенче сулышыгызны ачуыгызны һәм әлегә эштә калуыгызны сорыйм, – дип белдерде республика Башлыгы.
Чарада волонтерлар эшен җитәкләгән һәм үзе дә эше аркасында коронавирус инфекциясе белән зарарланган Рөстәм Әхмәдуров та бар иде.

Фото: youtube.com сайтыннан кадр.
Читайте нас