+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2020, 13:00

АКШтан якташларыбыз кайтарылачак

Коронавирус пандемиясе вакытында АКШның төрле штатларында калган якташларыбыз туган якка кайта алачак.

Коронавирус пандемиясе вакытында АКШның төрле штатларында калган якташларыбыз туган якка кайта алачак.
Нью-Йорк – Мәскәү (Шереметьево) – Уфа транзит маршрут рейсы Көнчыгыш Америка вакыты белән 23 майга, 19.20 сәгатькә билгеләнгән.
Соңгы ике айда АКШтан Русиягә биш рейс башкарылган, шул исәптән Нью-Йорктан һәм Лос-Анджелестан. 1200 ватандашыбыз өйләренә кайтты. Алып чыгучы рейсларның пассажирлары, нигездә, Мәскәү һәм үзәк төбәкләр, Санкт-Петербург кешеләре булды. Эвакуация самолетларына балигъ булмаганнарны, өлкәннәрне һәм АКШта дәвалау үткәннәрне һәм кичекмәстән медицина ярдәме таләп ителүчеләрне теркәделәр.

Хәзер Башкортстан җитәкчелеге һәм ведомстволарының уртак тырышлыгы белән Нью-Йорк – Мәскәү – Уфа транзит рейсын планлаштыралар. Лайнер Шереметьево аэропортына 24 майда Мәскәү вакыты белән 11.45 сәгатьтә төшәчәк. Соңыннан Башкортстанга һәм күрше төбәкләргә кайтучы пассажирлар махсус әзерләнгән "Airbus-320" белән Мостай Кәрим исемендәге аэропортка төшәчәк.

"Росавиация" мәгълүматы буенча, якындагы көннәрдә Русиягә Мальта, Ларнаки, Ташкент, Дүшәнме, Тривандрум, Калькутта, Дубай, Бишкәк, Куала-Лампур, Пномпеня, Гоа, Дәһли һәм Римнан самолетлар юнәләчәк. Чит илләрдән кайткан барлык якташларыбыз ике атналык карантин үтәргә тиеш булачак.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: