Бөгелмәдә танылган журналист Сергей Голубев вафат. Һәлакәт 19 майда булган. Бу турыда «БИЗНЕС Online» яза. Әлеге басма хәбәр итүенчә, фаҗига селфи ясарга теләү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Егет зур тау башыннан егылып төшкән. Журналистның үлемен «БИЗНЕС Online»га аның танышы Эдуард Прокопьев та раслый.
Сергей Голубев Бөгелмә телевидениесендә, шәһәр гәзитендә эшләгән иде. Спорт тапшырулары, иҗтимагый-сәяси проектлар ясады. Соңгы вакытта Бөгелмә шахмат мәктәбендә тренер булып хезмәт иткән. Тулырак бу хакта matbugat.ru сайтыннан укып була.
Селфи дигән нәрсә күпме кешенең башына җитте инде! Бигрәк тә чит илләрдә ял вакытында кыядан егылып төшеп һәлак булучылар күп. Сак булыйк, дуслар, матур фотога төшәбез, дип, сәламәтлегебезне һәм гомеребезне куркыныч астына куймыйк!