Башкаланың Орджоникидзе районында муниципаль крематорий төзү турында сүз бара.
Уфа мэриясенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе тарафыннан "Уфа шәһәр округының Орджоникидзе районында муниципаль крематорий төзелеше" буенча дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алып, проект-тикшеренү эшләрен башкаруга электрон формада ачык конкурс игълан ителде.
Контрактның башлангыч бәясе 7 миллион сум тәшкил итә, финанслау Уфа бюджетыннан тормышка ашырыла. Конкурс мәгълүматларыннан күренгәнчә, крематорий урнашачак участок - Новоалександровкада, Париж Коммунасы урамыннан көньяктарак.
Крематорий бинасының гомум мәйданы 1 мең квадрат метрдан да артмаска тиеш. Техник таләп буенча, анда ике мич урнаштырыла. Өзлексез эшләгәндә бер мичнең "җитештерүчәнлеге" елына 5 мең кремация тәшкил итә.
2015 елның көзендә Уфаның Затон бистәсе ягында крематорий төзү мәсьәләсе күтәрелгән иде инде. Әмма ул чакта җәмәгатьчелек мондый башлангычка каршы чыкты.
Фото: howstuffworks.com