Кичә Уфа дәваханәләренең берсендә фаҗигале хәл булган.
Кичә, 20 майда, Уфаның 18нче шәһәр дәваханәсендә гадәттән тыш хәл булуын хәбәр иткән идек инде. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте бу вакыйгага бәйле беркадәр ачыклык керткән.
Билгеле булуынча, медицина оешмасының тәрәзә төбендә пациентның үле гәүдәсе табылган. Һәлак булучы - 69 яшьлек хатын-кыз. Ул үз-үзенә кул салган.
“Аңарда коронавирус йогышы расланмады, бары тик аңа шикләнелә кенә иде", — дип белдергән ведомсво вәкилләре “Башинформ” агентлыгына.
Чыганак мәгълүматлары буенча, хатын-кызның психик авыруы булган.
Фото:mkset.ru